16+

Изге максатта – осталык дәресе

12 сентябрьдә Казанның Су спорты төрләре сараенда синхрон йөзү буенча хәйриячелек максатыннан осталык дәресе уздырыла. Мастер-классны Россиянең атказанган тренеры, илнең синхрон йөзү буенча җыелма командасының баш остазы Татьяна Покровская уздыра.

12 сентябрьдә Казанның Су спорты төрләре сараенда синхрон йөзү буенча хәйриячелек максатыннан осталык дәресе уздырыла. Мастер-классны Россиянең атказанган тренеры, илнең синхрон йөзү буенча җыелма командасының баш остазы Татьяна Покровская уздыра.

Осталыкка өйрәтү дәресендә 400ләп бала катнашачак, аларның һәрберсенә футболкалар, истәлекле бүләкләр әзерләнгән, ә катнашучылар тарафыннан күңел кушкан кадәр күләмдә кертелгән акча Анжела Вавилова исемендәге икенче хоспис төзелеше өчен тапшырылачак.

Әлеге чара алдыннан каләм әһелләре белән матбугат очрашуында Россия Дәүләт Думасы депутаты, Татарстанның Синхрон йөзү федерациясе попечительләр советы рәисе Ольга Павлова җиткергәнчә, максат – әлеге чарада катнашкан балаларга тормышта авырлыклар булуын да аңлату.

– Тормыш бит әле ул сине яраткан әти-әниең, әкиятләр яисә телевизордагы Бэтмен гына түгел. Кайгы-хәсрәт тә бар. Балалар шуны аңларга һәм үзләрен гасыр чире – онкологиядән интегүче яшьтәшләренә булыша алырлык геройлар кебек хис итәргә тиешләр, – диде депутат.

Матбугат конференциясе кысаларында Татарстан Синхрон йөзү федерациясе белән Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фонды килешеп эшләү турындагы документ та имзаланды.

– Спортчыларның бит энергетикалары көчле. Шуңа да аларның акчалата булышлыгы гына түгел, сөйләшеп утырулары да хоспистагы кешеләргә ярдәм итә, – ди бу уңайдан Ольга Павлова. – Хоспис белән эшләү формалары төрле. Бездә зур ярышлар узып тора. Хоспистагыларны шундый ярышларга чакырачакбыз, алар янына спортчыларны да алып килербез. Мондый гамәлләр уңай хисләр уята алачак.

– Татарстанда спорт клублары, төрле командалар тарафыннан хәйрия акцияләре даими уздырыла. Синхрон йөзү федерациясенең әлеге эше – үрнәк гамәл, – дип фикерен җиткерде Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов. – Мондый традицияләрне үстерергә кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading