16+

Ижау фаҗигасе: укытучылар үз гомерен аямыйча, балаларны коткарырга тырышкан

Ижау мәктәбендәге атышта һәлак булган өч укытучы балаларны яклап җинаятьче каршына чыккан.

Ижау мәктәбендәге атышта һәлак булган өч укытучы балаларны яклап җинаятьче каршына чыккан.

Корбаннарның берсе-математика укытучысы Наталья Ведерникова. 25 елдан артык стажлы педагог, аны балалар бик югары бәяләгән һәм хөрмәт иткәннәр.

Үз гомере бәрабәренә балаларны саклап калган, малайларны һәм кызларны сынлы сәнгатькә өйрәткән Светлана Суханованың педагоглык стажы 27ел.

Үз гомерен аямыйча, балаларны коткарырга тырышкан инглиз теле укытучысы Маргарита Сахарных үтерүче белән күзгә-күз очраша, алган яралардан ул фаҗига урынында ук җан биргән.

Мөгаен, җинаятьче үзенең корбаннары белән яхшы таныш булгандыр дигән версияләр дә әйтелә. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading