16+

Кабан күле яр буенда йога, линди-хоп, растяжка һәм зумба буенча дәресләр уза

Кабан күле яр буенда спорт дәресләре сезоны башланды. Атна дәвамында биредә йога, линди-хоп, растяжка, зумба һәм функциональ тренинг буенча дәресләр узачак.

Оештыручылар дәресләргә спорт киемнәрендә һәм махсус аяк киемнәрендә килергә киңәш итә. Бию (зумба) дәресләреннән тыш, барлык күнегүләр өчен дә үзең белән келәм алып килергә кирәк. Дәресләр бушлай уза һәм теләсә нинди әзерлектәге кешеләр өчен дә бара.

Начар һава шартларында яки инструктор авыруы буенча дәресләр гамәлдән чыгарылырга мөмкин, шуңа күрә Instagramда Кабан күленә багышланган аккаунтны чарага кадәр бер сәгать алдан тикшерергә киңәш итәләр.

фото - entermedia.io

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик яхшы чара. Тагын кай урыннарда шундый чаралар уздырыла?

    Мөһим

    loading