16+

Кабан күлендә чактан гына фаҗига булмый калган  

15 июнь көнне генә ачылган Кабан күленең яр буенда чактан гына фаҗига булмый калган. Пирс буйлап йөгереп йөргәндә,  бер бала искәрмәстән күлгә егылып төшкән һәм шундук төпкә китә башлаган.

Бу хәлне күргән ир-ат югалып калмаган: тиз арада суга сикереп, баланы коткарган. Татарстан Президентының ярдәмчесе Наталья Фишман Instagram социаль челтәрендәге рәсми аккаунтында хәбәр иткәнчә, яңартылган пирс вакытлыча ябылган. 

«Хәзерге вакытта пирс вакытлыча ябылды. Иң элек без бу урынны махсус тасма белән әйләндереп алдык, әлеге участокка әти-әниләрнең игътибарын җәлеп итү өчен бирегә каравылчы һәм волонтер куйдык. Кичен исә, казанлылар шәфәкъне күзәткәннән соң, монда керү юлын яптык. Бүген биредә койма корылачак», - дип хәбәр ителә Наталия Фишманның рәсми аккаунтында. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading