16+

Кабат танылабыз. Ләкин яңабаштан

10 елдан соң су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты Казанга әйләнеп кайтачак. 2025 елда планетар масштабтагы ярышлар Татарстан башкаласында узачак.

Кабат танылабыз. Ләкин яңабаштан

10 елдан соң су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты Казанга әйләнеп кайтачак. 2025 елда планетар масштабтагы ярышлар Татарстан башкаласында узачак.

Бу көннәрдә Көньяк Кореянең Кванджу шәһәрендә су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты уза. Чемпионат кысаларында Халыкара йөзү федерациясе (FINA) үзенең махсус утырышын уздырып, 2025 елда үтәчәк дөнья чемпионатының хуҗасын билгеләде. Федерация әгъзаларының бердәм тавышы бирүе нәтиҗәсендә чемпионат хуҗасы итеп янә Казан шәһәре тәгаенләнде. Аңа кадәр шунда ук Татарстанның спорт министры Владимир Леонов җитәкчелегендәге республика делегациясе үзенең әлеге уеннарны үткәрүгә дәгъва кылган гаризасын тәкъдим иткән иде. Гариза, әлбәттә, Россиянең спорт министрлыгы белән килештерелгән, димәк ки, федераль үзәк тә чемпионатның Татарстан башкаласында уздырылуына каршы түгел.

Билгеле булганча, 2015 елда спортның суга бәйле төрләре буенча дөнья чемпионаты Казанда узган иде. Димәк, безнең инде гариза бирү буенча да, аны яклау һәм тәкъдим итү буенча да тәҗрибәбез бар. Ул вакытта дөнья чемпионатында рекордлы санда медальләр уйнатылды, Казанга рекордлы санда катнашучылар килде. Алай гына да түгел, 2015 елда су төрләре буенча Казанда үткән дөнья чемпионаты тарихта иң яхшысы дип табылган иде. Моны без түгел, моны FINA җитәкчеләре таныды.

Иң үзенчәлеклесе шунда ки, Казан 2023 елда узачак дөнья чемпионатында да үзендә кабул итәргә ризалык белдергән. Анысы Катарда узарга тиеш иде. Татарстанның спорты министры Владимир Леонов хәбәр иткәнчә, Катарга футбол буенча дөнья чемпионатын оештыру эшләре белән авырлык килергә мөмкин. Җитмәсә, шул тирәләрдә әле анда дзюдо буенча да дөнья чемпионаты узачак. “Бездә исә барлык инфраструктура әзер һәм без мондый ярышларны иртәгә үк үткәрергә әзер”, дигән В.Леонов журналистларга.

Ике тапкыр рәттән су төрләре буенча дөнья чемпионаты Казанда узса, ул инде бөтенләй башка тарих булыр иде...

Хәлил Шәйхетдинов, Татарстан спорт министрының беренче урынбасары:

- 2025 елда су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатының Казанда узуы – бүгенге күзлектән караганда ук, зур вакыйга. Татарстанның, Казанның аны үткәрергә бөтен мөмкинлекләре, шартлары бар. Бассейннар, яшәр урыннар буенча бернинди проблема юк. Гомумән, мондый чараларны оештыру юнәлешендә зур тәҗрибәбез бар, шуңа күрә, минем ышануымча, ул бернинди авырлыклар, чыгымнар китерергә тиеш түгел. Шул ук вакытта, мөмкинлектән чыгып, федераль үзәктән Казанга, Татарстанга өстәмә акчалар да каралырга мөмкин. Әйтик, ниндидер яңа объектлар төзү яки шәһәр инфраструктурасын камилләштерү...
Соңгы елларда Татарстанда йөзү төрләренең үсеш алуы 2025 елда дөнья чемпионатында республика спортчыларының күпләп катнашуына да юл ачарга мөмкин. Безнең хәзерге үсеш тә 2015 елда узган дөнья чемпионатыннан соң барлыкка килде. Казанны таныту, туристлар санын арттыру өчен дә – су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты зур мөмкинлек.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading