16+

Кабат «WorldSkills» сынаулары башлана

14нче ноябрьдән Казанда «WorldSkills» стандартларына нигезләнгән һөнәри осталык буенча төбәк чемпионаты башлана.

14нче ноябрьдән Казанда «WorldSkills» стандартларына нигезләнгән һөнәри осталык буенча төбәк чемпионаты башлана.

7нче декабрьгә кадәр җиңүчеләр арасыннан илкүләм чемпионат өчен Татарстан җыелма командасының исемлеге формалашачак, - дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Быел конкурста 136 компетенция тәкъдим ителгән, шуларның 53е – «юниорлар» категориясендә (16 яшьтән кечерәк белгечләр өчен), 83е – «өлкәннәр» юнәлеше.

Конкурста катнашучыларның һәм экспертларның гомуми саны ике мең кешегә җиткән, узган ел белән чагыштырганда компетенцияләр саны 23 процентка арткан, әмма бу, һичшиксез, мөһим, ләкин төп күрсәткеч түгел.
2018-2019нчы ел сезоны төбәк чемпионаты «Казан Экспо» яңа халыкара күргәзмә үзәге өчен беренче «профильле» вакыйга булачак, аны төзү «WorldSkills» дөнья беренчелеге алдыннан башлап җибәрелде.

Билгеле булганча, WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты Татарстан башкаласында 2019 елның 22-27нче август көннәрендә узачак. Моңа кадәр, 2019 елның маенда, биредә милли ярышлар финалы узачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading