16+

Качалов театры фестивальгә чакыра

Василий Качалов исемендәге Казан дәүләт академия рус Зур драма театры быел икенче тапкыр Качалов фестивален үткәрәчәк. Ул театрның 230 еллыгына багышлана. Фестиваль үз ишекләрен 2 октябрьдә ачып җибәрәчәк.

Анда Россиянең танылган театр сәнгате осталарының рус классик әдәбияты әсәрләре буенча куелган спектакльләре белән илнең әйдәп баручы театрлары катнашачак. Мәсәлән, “Петр Фоменко остаханәсе” театры (Мәскәү шәһәре) 2 һәм 3 октябрьдә Лев Толстойның "Гаилә бәхете" повесте буенча сәхнә композициясен тәкъдим итәчәк.

12 һәм 13 октябрьдә “Театр сәнгате студиясе” театры (Мәскәү шәһәре), 19 һәм 20 октябрьдә “Балтыйк йорты” театр-фестивале (Санкт-Петербург шәһәре) чыгышлары көтелә.

22 октябрьдә Качалов театры Максим Горькийның әсәре буенча “Васса” дип аталган спектакль премьерасын тәкъдим итәчәк.

Спектакльләрдән тыш, фестиваль программасында әйдәп баручы театр эшлеклеләре белән остаханәләр, иҗади очрашулар, түгәрәк өстәлләр булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading