16+

Кафе-рестораннар кайчан ачылачагы билгеле булды

Сәүдә үзәкләре эшчәнлегенә килгәндә, аларны ачу өчен дә регламентлар әзерләнгән.

Кафе-рестораннар кайчан ачылачагы билгеле булды

Сәүдә үзәкләре эшчәнлегенә килгәндә, аларны ачу өчен дә регламентлар әзерләнгән.

Россиядә 12-15 майлар тирәсендә рестораннар һәм кафелар эшли башларга мөмкин. РФ Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Борис Титов шундый өметтә.

“12-15 майдан соң бизнесның бер өлеше ачылыр дип өметләнәм. Бу аерым рестораннарга, кибетләргә, музейларга, күргәзмәләргә, экскурсия мәйданнарына кагыла. Таләпләрне үтәгән очракта, эшкә тотынырга мөмкин булачак”, - ди Борис әфәнде.

Билгеле инде, алар барысы да санитар нормаларны үтәргә тиеш була. Спорт чаралары, массакүләм концертлар исә көз айларында яисә бөтенләй, ел азагында гына үткәрелә башлар дип фараз кыла Борис Титов.

Сәүдә үзәкләре эшчәнлегенә килгәндә, аларны ачу өчен Титов җитәкләгән оешма инде регламентлар әзерләгән. Хәзер ул тәкъдимнәрне Роспотребнадзор белгечләре өйрәнә.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading