16+

Машина йөртүчеләр төрмәгә эләгергә мөмкин

РФдә юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар өчен җинаять җаваплылыгы турындагы закон үз көченә керде.

РФдә юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар өчен җинаять җаваплылыгы турындагы закон үз көченә керде.

Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.
Россиядә 10 гыйнвардан юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар өчен җинаять җаваплылыгы турындагы закон үз көченә керде. Документ РФ президенты Владимир Путин тарафыннан 2021 елның декабрь ахырында имзаланды. Ул хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.
Канун нигезендә, ике тапкыр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган (административ хокук бозулар дип табылган очракта) машина йөртүчене җинаять җаваплылыгына тарта алачаклар. Мондый җәза тизлекне сәгатенә 60 чакрымнан һәм аннан да күбрәк арттырган өчен, шулай ук каршы як полосага чыккан яки трамвай юллары өчен хәрәкәт иткән өчен каралган.

Хәзер 200 меңнән 300 мең сумга кадәр яки 1 елдан алып 2 елга кадәр чорда хөкем ителүченең керемнәре күләмендә штраф салыначак, шулай ук 2 елга кадәр иректән мәхрүм итәчәкләр.
Шулай ук транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән һәм янә руль артында тотылган шоферлар ике елга кадәр колониягә эләгергә мөмкин.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading