16+

Кагыйдә бозулар азрак, зыян күбрәк: Россия табигать күзәтчелеге бер ел эчендә 59 млн сумлык штраф түләткән

2022 елда  Россия табигатьне саклау күзәтчелегенең Идел-Кама төбәкара идарәсе 22 планлаштырылган, 145 планнан тыш һәм 188 күчмә тикшерүләр башкарган.

2022 елда  Россия табигатьне саклау күзәтчелегенең Идел-Кама төбәкара идарәсе 22 планлаштырылган, 145 планнан тыш һәм 188 күчмә тикшерүләр башкарган.

“Контроль-күзәтчелек чаралары тыелса да, быел безгә, табигатьтән файдаланучылар яки канун бозучылар белән үзара бәйләнештә тормыйча, күчмә тикшерүләр үткәрү рөхсәт ителде”, – ди ведомство җитәкчесе Фаяз Шакиров. 

Агымдагы елда тикшерүләр барышында 443 кагыйдә бозу очрагы ачыкланган. Барлыгы 12,4 миллион сум күләмендә штраф салынган, 20,1 миллион сумлык штраф түләттерелгән. Шулай ук суд приставлары белән дә эш оештырылган. 151 материал мәҗбүри түләтүгә юнәлдерелгән, 93 күрсәтмә бирелгән, штрафларны вакытында түләмәгән өчен 41 беркетмә төзелгән. 

11 ай нәтиҗәләре буенча штрафлардан һәм зыяннардан килгән керемнәр 59 млн сумнан артып киткән.

2022 елда Идарә адресына Түбән Кама һәм Казан шәһәрләрендә атмосфера һавасын пычрату турында 60тан артык мөрәҗәгать килгән. 
Россия табигатьне саклау күзәтчелегенең Идел-Кама төбәкара идарәсе өч субъектта үз эшчәнлеген башкара: Татарстан, Чувашия һәм Марий-Эль республикалары. Әлеге идарәнең оешмалары Казан, Әлмәт, Чаллы һәм Түбән Камада бар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading