16+

Кайбер категория кешеләргә пенсиягә чыгу яшен киметмәкчеләр

Дәүләт Думасында АПК хезмәткәрләренә пенсиягә чыгу яшен киметергә тәкъдим иттеләр.

Дәүләт Думасында АПК хезмәткәрләренә пенсиягә чыгу яшен киметергә тәкъдим иттеләр.

«Гадел Россия-дөреслек өчен» фракциясе 23 октябрьдә Дәүләт Думасына агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре өчен пенсия яшен киметүне күздә тоткан канун проектын карауга кертәчәк, дип яза «Известия». 

Проектның аңлатма язуында агросәнәгать комплексында эшләүче хатын-кызлар - 55 яшьтән, ир-атлар 60 яшьтән пенсиягә чыгарга хокуклы дип күрсәтелгән.
Бүгенге көндә авыл хуҗалыгында тракторчы-машинист булып эшләүче хатын-кызлар гына 50 яшьтә пенсиягә чыга ала. Әмма партия лидеры Сергей Миронов билгеләп үткәнчә, дәүләт илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итү өстендә актив эшләүче барлык авыл хезмәткәрләренә пенсиягә чыгу мөмкинлеген иртәрәк бирергә тиеш. Аның сүзләренчә, илнең аграр сәнәгате бүген Көнбатыш санкцияләре фонында тотрыклы үсеш күрсәтә һәм күп санлы масштаблы бурычларны хәл итә.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading