16+

“Кайгымны уртаклашалар, ләкин аларны кабул итмим – кызларымны табарлар дип ышанам”

«Крокус»та һәлак булган апалы-сеңелле 1999 елда Волгодонскидагы терактны да кичергән булганнар.

«Крокус»та һәлак булган апалы-сеңелле 1999 елда Волгодонскидагы терактны да кичергән булганнар.

Бу хакта Татьяна белән Анна Макарскаяларның әниләре сөйләгән. Бертуганнарның "Крокус Сити Холл" терактында һәлак булулары рәсми рәвештә расланган. 

1999 елда Макарскаяларның гаиләсе Волгодонскида яшәгән. 16 сентябрьдә аларның йорты янында боевиклар шартлаткыч белән тутырылган ГАЗ-53 йөк машинасын шартлаткан. Ул вакытта 19 кеше һәлак була, 89 хастаханәгә озатыла. Татьяна белән Анна да шартлату аркасында ватылган пыялалардан җәрәхәтләр алалар. 

Кызларның әниләре Елена Макарская әле дә могҗизага ышана. “Мин әле исән булуларына өметемне җуймыйм. Аларны әлегә тапмадылар, экспертиза өчен миннән генетик материал алдылар. Минем кайгымны уртаклашалар, ләкин мин аларны кабул итмим – кызларны табарлар дип ышанасым килә” дигән ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

5

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading