Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Ришат ТӨХВӘТУЛЛИН белән әңгәмәбезнең дәвамын тәкъдим итәбез.
Әңгәмәнең башы: Ришат Төхвәтуллин: «Бер төндә 1 мең 500 сум акча эшләдем»
- Алия белән әңгәмәбездә синең бик төгәл, педант булуың ачыкланды. Хак сүзләрме?
- Җырлар иҗат итә башлагач, аранжировка ясаганда һәр нотасына кадәр игътибар итәсең. Эштә кирәк булган сыйфатларым, тормышка да күчә башлады. Эшләсәң, идеалга якын булырга тиеш. Дөресен генә әйткәндә, бу сыйфатым миңа ошамый, чөнки кайвакыт җиңел генә хәл ителә торган әйберләрне дә катлауландырам кебек. Икенче яктан, таләпчәнлегем иҗатымны үстерә дә инде.
- “Өметләр өзелгәндә аккан суларга кара”, - дип җырлыйсың. Өметләр өзелгән чаклар күп булдымы?
- Иң авыр чор - продюсер белән эшләгән вакыттыр. Үзем эзләп тапкан җырларны калдырып китәргә кыен булды. Концерт мәйданчыкларына килгәч, полиция хезмәткәрләре каршы алды. Мине кеше буларак мыскыл итә торган нахак сүзләр массакүләм мәгълүмат чаралары аша таралды. Ул вакытта җавап кайтармадым, әмма бу хәл мине эчтән ашады. Нәкъ шул чакта “Агым су” җырына тап булдык. Беренче тапкыр җырны тыңлаганда сүзләренә генә игътибар иттем. Ул җыр минем юанычым булды. Әти-әниләр авылдан концертыма килеп, залга керә алмаган чаклар да исемдә. Рифат Фәттахов белән алга таба эшли алмаячагым билгеле иде. Күңелемә тигән сүзләр күп булды. Әлбәттә, танылуымда Рифат Фәттаховның ярдәме булмады димим. Безгә матур гына аерылырга кирәк иде. Шул авырлыклар башлангач, йөрәк белән проблемалар калкып чыкты, паник атакалардан интектем. Йөгерә башлавымның да сәбәбе шунда инде.
- “Йолдызлык чире” белән авырдыңмы?
- Булды инде. Концертлар, банкетлар уңышлы гына барса, килгән бер урында сине “күтәреп” кенә йөртәсәләр, әлбәттә, контрольне югалту бик җиңел. Тамашачылар гел игътибар итә, матур сүзләр җиткерә. Бер яктан рәхәт ул. Ә сиңа, киресенчә, начар фикерләр җиткерәләр икән, үзеңне ашый башлыйсың. Иң мөһиме - баш белән уйлап, тәртип белән генә эш итәргә.
- Тере тавышка җырлаучы артистларның тавышы өзелгән чаклар күп була. Синең дә шулаймы?
- Бөтенләй тавышсыз калган, тавыш өзелгән чаклар булгалый. Без дә спортсменнар кебек көн дә тавышны эшләтәбез. Ә ял итәргә артык вакыт юк, чөнки концертка билетлар сатылган. Кайчак иртән торасың да: “Ничек җырлармын икән?” - дип куркып куясың. Әле тавыш өзелү, сәламәтлек какшау сәбәпле бер концертны да кичектергән булмады. Тиргә батып, температура күтәрелгән чакларда да җырладык. Организмның бер үзенчәлекле ягы бар: репетиция вакытында бөтенләй тавышсыз була алам, ә тамаша башлангач, тавыш үзеннән-үзе барлыкка килә. Кайвакыт ышанып та бетеп булмый, могҗиза дисең. Җырчының авырырга хокукы юк. Ул үзен сакларга карарга тиеш. Мин еш кына спортзалдан, иртәнге йөгерештән видеолар белән уртаклашам. Шунысы рәнҗетә - кешеләр “тагын мактана”, - диләр. Бу бит мактану түгел, үзең өстеңдә эшләү, башкаларга үрнәк күрсәтү. Минемчә, сәхнә матурлыкны ярата. Җырчы симез булырга тиеш түгел, үзеңне карап торырга кирәк.
Гомерлек сабак
- Әңгәмәбез дәвамында: “Аллаһка шөкер”, - дип күп кабатладың. Дингә якынмы?
- Күңелдә ышануым көчле. Барысын да Аллаһы Тәгалә бирә дә, ала да. Һәркемнең күңелендә үзенчә ышану яшидер. Намазда булмасам да, кеше рәнҗетергә, авыр сүз әйтергә куркам. Ә бит намаз укып та, теләсә нәрсә сөйләп йөрүчеләр бар. “Максатыма ирешәсем килә, шуңа мәчеткә йөрим”, - дип әйтүчеләрне дә аңламыйм. Теләкләре чынга ашкач, мәчеткә йөрү дә онытыла. Миңа калса, бу ике йөзлелек.
- Маңгайда булган җәрәһәтеңнең дә тарихы күңелсез вакыйга белән бәйле.
- Карамалы-Гобәйдә хәйри концертына әзерләнә идек. Авылга кайткач, “матай”га утырып концерт мәйданчыгын карарга килдем. Матайга абыйның 3 яшьлек улын да утырткан идем әле. Абый белән юлда очраштык та, күңеле сизгәндер инде, улын үзенә алды. Өр-яңа телефон сатып алган идем. Юлда барганда аның кесәдән төшеп барганын сизеп, бер кулым белән этеп кенә җибәрдем. Мотоцикл чокырга эләкте дә очтым. Баштан кан ага, бернәрсә аңламыйм. Тиз арада хастаханәгә бардык. Ярый әле бер җирем дә сынмады, бары тик тәндә каты җәрәхәтләр иде. Коридорда табибка чират көтеп утыра идем. Әнине күреп алдым, ә ул мине узып китте, танымады. Хисләрен күрсәтмәде, еламады, әмма бик нык борчылды инде. Бу хәл үземнең юләрлек аркасында булды. Хәзер инде таудан шуу, мотоциклда йөрү кебек әйберләр белән шөгыльләнмим. Бер очрак гомерлек сабак булды.
Алия хисләрен яшермәде дә...
- Алия белән гаилә корганчы, аны ничек сынадың?
- Өйләнүгә бик җитди карадым. Ныклы гаилә корыр өчен ярату, хисләр генә җитми. Кешеләр бер-берсенә тормышта да туры килергә тиеш. “Сынадым”, - дип әйтү шулай ук дөрес түгел, мин кеше баласын сынар өчен кем соң әле? Гаиләгә, балаларга мөнәсәбәтенә игътибар иттем. Бер генә һәм гомерлеккә булуын теләдем.
- Алиянең хисләре турында белә идеңме?
- Ул аны яшермәде дә. Алиянең миңа карагач күзләре янып торды. Кайда гына барсам да, янәшәмдә булды. Әмма хисләр ике яклы булырга тиеш бит. Алиянең чисталыгы, сафлыгы бар икәнен дә белә идем. Аның эчендә бернинди начарлык юк. Симфоник оркестр белән концерт куярга әзерләнгән вакытта бик каты авырып, дарулар эчкәч, очкылык тота башладым. Тавыш юк, әле моңа өстәп бер туктамый очкылык тотам, концертка кадәр 2 көн. Шундый кыен мизгелләрдә янымда Алия булды. Шул чакта миңа мондый кеше кирәк тә инде дип уйладым.
- Ришат, син романтикмы?
- Үзенә күрә әйедер. Хәзер дә икәү генә вакыт үткәрергә тырышабыз. Алия белән беренче “свидание” Кабан күле яр буенда иде. Кеше бик йөрми торганрак җирне сайлап, озак кына сөйләшеп утырганыбыз истә.
- Тәкъдим ясауга озак әзерләндеңме?
- Гаилә кору турында озак уйландым. Ә тәкъдим ясауны сузмадым инде. Сеңлем белән барысын да әзерләдек. Туган көнгә дусларны чакырганда кемдер килә алмыйм дип әйтә башлады. “Бу очракта килергә кирәк”, - дидем. Туган көн дәвамында бик дулкынландым. Алия дә сизеп алды аны: “Ник борчыласың?” - диде. Тәкъдим ясаганчы үземә урын таба алмадым. Тәкъдим ясагач, җиңел сулап куйдым.
- Алия белән нинди сәбәп буенча сүзгә килә аласыз?
- Кайвакыт онытылып китеп, Алия катырак әйтергә мөмкин. Шул чакта мин дә кызып китәм. Гадәти гаиләләрдә кебек сүзгә килгән мизгелләр була инде. Мәсәлән, баш авыртканда Алия дару эчә, ә мин саф һавада йөреп керү яклы. Менә шуннан бераз сүзгә килә алабыз. Һәркемнең кызып киткән чаклары була. Андый чакларда бер-беребездән гафу үтенеп, барысын уртага салып сөйләшәбез.
- Гастрольләр, чыгышлар да күп. Алим да сагындырадыр?
- Эш буенча гына 2-3 сәгатькә чыгып керсәм дә, сагынам. Хәзер ишеккә таба бара башлагач та, торып басып күзләрен тутырып карый. Бу мизгелдә өйдән чыгып китү шундый кыен. Ә инде өйгә кайткан мизгелләр – иң бәхетлеләре. Шушы булган бәхетне югалтмыйча, булганның кадерен белеп яшәргә язсын.
Комментарийлар