16+

Кама аша боз кичүе ябылды

Алабуга районында бүген 12:00 сәгатьтә Кама елгасындагы Покровское авылы - Кызыл Ключ поселогы маршруты буенча боз кичүе ябылды.

Алабуга районында бүген 12:00 сәгатьтә Кама елгасындагы Покровское авылы - Кызыл Ключ поселогы маршруты буенча боз кичүе ябылды.

Бу хакта ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итте. Ябылуның сәбәбе - көннәрнең җылы торуы аркасында боз трассасына төшә торган урын җимерелгән һәм тәгәрмәч эзе барлыкка килгән.

23 мартта тагын өч боз кичүен техник яктан тикшерәчәкләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading