16+

Кама елгасында бер ир-ат белән хатын-кызны коткарганнар

Дүшәмбе көнне кичке 8 дә коткаручылар хезмәтенә Кама елгасында кемдер суга бата дип хәбәр итәләр.

Кама елгасында бер ир-ат белән хатын-кызны коткарганнар

Дүшәмбе көнне кичке 8 дә коткаручылар хезмәтенә Кама елгасында кемдер суга бата дип хәбәр итәләр.

Бу хәлнең шаһиты булучылар йөк порты белән пляж арасында ярдәм сорап кычкырган тавышлар ишетәләр. Әлеге урынга килгән коткаручылар елгада яртылаш бушаган матраска тотынып йөзеп барган хатын-кыз белән ир-атны күрәләр һәм ярга алып чыгалар. Әлеге 29 яшьлек хатын-кыз һәм 26 яшьлек ир-ат сүзләренчә, өреп тутыртыла торган матраста йөзгәндә, аларны көчле елга агымы эчкә алып кереп киткән булган.

Фото: avatarko.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading