Быел декабрьдә Кама Тамагы районына Россиянең төрле төбәкләреннән 300ләп кунак киләчәк.
Туристларны районның табигате, сәнәгате, тарихи истәлекләргә бай урыннары, бу җирлектә яшәүчеләрнең гореф-гадәтләре, уңган хезмәткәрләре белән таныштырырга ниятлиләр. «Юл картасына» Олы Кариле авылы да кергән.
– Районга килгән туристлар безнең авылга да кереп чыгачак, диделәр. Аларга күрсәтер әйберләребез җитәрлек. Авылыбызда хөрмәткә лаек кешеләр, төрле һөнәр ияләре, истәлекле урыннар бар. Кунаклар районны, авылны күзаллый алсын өчен, мәдәният йортында туристлык маршрутын фотоларда чагылдырган «Туризм почмагы» да булдырдык. Хәзер бу объектлар турында тулырак мәгълүмат туплыйбыз, – ди Кама Тамагы районы, Олы Кариле авылыннан даими укучыбыз Илсур Кәримуллин.
Комментарийлар