16+

Кама Тамагында хәләл туризм барлыкка киләчәк

Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлары комитетында Кама Тамагы районында хәләл туризм үзәге проектын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча утырыш узды, дип яза нәзарәт сайты.

Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлары комитетында Кама Тамагы районында хәләл туризм үзәге проектын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча утырыш узды, дип яза нәзарәт сайты.

Районның Чулман һәм Идел елгалары кушылган урында урнашкан, балык тоту, рекреацион, экскурсион, сәламәтләндерү, спорт һәм агротуризмны үстерү өчен барлык шартлар бар. Әлеге төбәк бөтен Россия буенча актив һәм сәламәт рәвештә ял итәргә теләүчеләрне үзенә җәлеп итә. Утырышның көн тәртибендә актив ял итүне өстен күрүче барлык туристлар һәм шәригать кушкан таләпләрне үтәп яшәүчеләр өчен шартлар тудыру мәсьәләләре каралган. Мәдәни-тарихи туризм үзәге – Болгарның территориаль якынлыгы Кама Тамагы туристик маршрутларына янә өстенлекләр бирә.

Утырышта Кама Тамагы муниципаль районының 2018 елда Казанда RUSSIA HALAL EXPO күргәзмәсендә катнашу мөмкинлеге дә каралган.

Фото: info-islam.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading