16+

Камал театры «Алтын битлек»кә дәгъва кыла

Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Гаяз Исхакый әсәрләре буенча Айдар Җаббаров сәхнәләштергән «Тормышмы бу?» спектакле «Алтын битлек» премиясе номинанты булды.

Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Гаяз Исхакый әсәрләре буенча Айдар Җаббаров сәхнәләштергән «Тормышмы бу?» спектакле «Алтын битлек» премиясе номинанты булды.


Татар театры тарихында беренче мәртәбә зур формадагы спектакль номинациягә үтте. Камал театры – республика драма театрлары арасыннан 2017/2018 сезон «Алтын битлек» номинацияләрендә катнашучы бердәнбер театр.

Спектакль илнең төп театраль премиясенә алты номинациядә җиңүгә дәгъва итә: «Зур формадагы иң яхшы спектакль», «Иң яхшы режиссер эше» – Айдар Җаббаров, «Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле» – Ләйсән Рәхимова, Хәлимнең әнисе (Мәрзия), «Иң яхшы ир-ат роле» – Искәндәр Хәйруллин (Хәлим), «Рәссам эше» – Булат Ибраһимов, «Ут буенча рәссам эше» – Ольга Окулова.
«Тормышмы бу?» спектаклен якын арада 21 ноябрьдә карарга мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading