16+

Камал театрында Наилә Гәрәеваның юбилей кичәсе узды

Бүген Камал театрында Наилә Гәрәеваның юбилей кичәсе узды.

Камал театрында Наилә Гәрәеваның юбилей кичәсе узды

Бүген Камал театрында Наилә Гәрәеваның юбилей кичәсе узды.

Кичә Наилә Гәрәева уйнаган спектакльләрен искә алудан башланды. Алар арасында Рахилә – “Беренче мәхәббәт”, Рәмзия – “Күк капусы ачылса” (Х.Вахит), Зөбәйдә – “Зөбәйдә – адәм баласы”, Әни – “Әни килде” (Ш.Хөсәенов). 
Наилә ханым сәхнәгә чыгу белән, тамашачы аны зурлап, басып алкышлады.

Беренче булып котлау сүзләрен республиканың беренче затлары исеменнән мәдәният министры Ирада Әюпова җиткерде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Наилә Хәким кызына "Дуслык" ордены тапшырылды. 
Шулай ук Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев, Казан шәһәре мэры Илсур Метшинның рәхмәт сүзләрен, бүләкләрен җиткерделәр.

Наилә ханымны котлар өчен Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Качалов исемендәге академия исеменнән Светлана Романова һәм укучылары сәхнәгә чыкты.

Котлау сүзләреннән соң, кичәнең икенче өлеше - спектакль башланды. Камаллылар "Бабайлар чуагы"н күрсәтте. Наилә Гәрәева бәйрәм кичендә Хәлимә ролен башкарды.

Лиана Бахтиева

Фото: Идел журналы

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading