16+

Камаллылар Тывага җыена

10-11 июньдә Камал театрында Тыва музыкаль драма театрының гастрольләре узачак. Коллектив казанлыларга «Ханума» һәм «Кан-Кыс» спектакльләрен күрсәтәчәк.

10-11 июньдә Камал театрында Тыва музыкаль драма театрының гастрольләре узачак. Коллектив казанлыларга «Ханума» һәм «Кан-Кыс» спектакльләрен күрсәтәчәк.


Әлеге чара алмаш гастрольләр буларак оештырыла. Камаллыларның Тывада гастрольләре кайчан узачагы да билгеле булды. 18 һәм 19 августта камаллылар Кызыл шәһәрендә чыгыш ясый. 18 августта тамашачы Туфан Миңнуллинның «Җанкисәккәем» спектаклен күрә алачак. Бу лирик комедияне тамашачылар бик җылы кабул итәләр, ул үзенең актуальлеген югалтмыйча, инде 20 елдан артык сәхнәдән төшми. (Спектакльнең режиссеры - Фәрит Бикчәнтәев.) 19 августта Галиәсгар Камал пьесасы буенча «Банкрот» ( режиссеры - Фәрит Бикчәнтәев) сатирик комедиясе тәкъдим ителә. Спектакль «Алтын Битлек» милли театр премиясенең экспертлар берлеге фикере буенча, Россиянең 2014 елда куелган иң яхшы спектакльләр лонг-битенә керде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading