16+

"КАМАЗ"ның кабинасы янып беткән. Ә йөртүчесе...

Арчага бара торган йөк машинасының юлда двигателе шартлаган, кабинасы тулысынча янып беткән.

"КАМАЗ"ның кабинасы янып беткән. Ә йөртүчесе...

Арчага бара торган йөк машинасының юлда двигателе шартлаган, кабинасы тулысынча янып беткән.

Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

58 яшьлек ир-ат руль артында утырган «КАМАЗ» Буадан Арчага кайта торган булган. Көндезге сәгать икедә Казан-Ульяновск трассасының 50нче чакрымында йөк машинасының двигателе шартлаган, кабина яна башлаган.

Һәлакәт урынына килгән янгын сүндерүчеләр утны 13 минут эчендә сүндергән, шулай да кабина тулысынча янып беткән. Янгын сәбәбе булып, йөк машинасының системалары, механизмнары һәм узелларының төзек булмавы тора.

Машина йөртүче зыян күрмәгән һәм медицина ярдәменнән баш тарткан, дип яза Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading