16+

Камчаткада депутат аю белән бутап бер кешене атып үтергән

Камчатка депутаты-миллионер Игорь Редькин очраклы рәвештә бер кешене атып үтергәнен таныган.

Камчатка депутаты-миллионер Игорь Редькин очраклы рәвештә бер кешене атып үтергәнен таныган.

Камчатка краеның закон чыгару җыены депутаты Игорь Редькин авылдан аюны куып чыгарам дип, очраклы рәвештә бер кешене атып үтергән.
"Кич белән Озерновский бистәсендәге чүплектә аю йөрүе турында әйттеләр. Мин корал алдым да, аны куркытырга киттем. Караңгы төшкәч, аюга аттым. Соңрак минем коралдан җирле кеше яралануын белеп алдым", - диелә РИА Новости хәбәрендә.
Ул төбәк законнар җыелмасы депутатларын сайлаудан үз кандидатурасын алуын һәм "Бердәм Россия"дә әгъзалыкны туктатуын өстәгән.
Тикшерү комитетының төбәк идарәсендә хәбәр итүләренчә, Редькинны тоткарлаганнар. Нинди маддә буенча - әлегә билгеле түгел.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading