16+

Камчаткада Ми-8 һәлакәтендә исән калган телевидение алып баручысы: «Миңа бәхет елмайды»

Камчаткада авиакатастрофада исән калган журналист, телевидение алып баручысы, "Сбермәгълүматлар" лабораториясе директоры Николай Корженевский социаль челтәрләрдә элемтәгә чыккан.

Камчаткада авиакатастрофада исән калган журналист, телевидение алып баручысы, "Сбермәгълүматлар" лабораториясе директоры Николай Корженевский социаль челтәрләрдә элемтәгә чыккан.

Ул үзе белән бар да тәртиптә булуын сөйләгән. "Дуслар, минем белән бар да тәртиптә. Миңа бәхет елмайды", - дип кыскачы гына язган ул "Фейсбук"та. Исегезгә төшерәбез, 12 август иртәсендә ашыгыч хезмәтләргә "Витязь-аэро" компаниясенең Ми-8 вертолётының Куриль күленә төшүе турында хәбәр килде. Николаевка - Куриль күле - Ксудач - Ходутка маршруты буенча хәрәкәт иткән һава судносы бортында 16 кеше булган, шул исәптән бала (13 турист һәм экипажның өч әгъзасы). Уналты кешенең сигезе хастаханәгә озатылган, калганнары әлегә табылмаган. Беренчел мәгълүматлар буенча, һәлакәт сәбәбе двигательнең баш тартуы түгел, ә пилотларның хатасы булган, дип хәбәр итә life.ru.

Фото: http://facebook.com/nkorzhenevsky

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading