16+

Камилә - җиңүче!

Бу ялларда Мәскәүдә Россия Гран-при ярышларына старт бирелде.

Камилә - җиңүче!

Бу ялларда Мәскәүдә Россия Гран-при ярышларына старт бирелде.

 

Ниһаять фигуралы шуу ярышларын яратып күзәтеп баручылар өчен көтеп алынган сезон башланды. Бу ялларда Мәскәүдә Россия Гран-при ярышларына старт бирелде. Һәм аның 1 нче этабында якташыбыз Камилә Вәлиева җиңү яулады. 
Кичә Камилә кыска программасы өчен 83.92 балл алып, беренче урынга чыкты. Бүген ул 160.74 балл туплады. Кызганыч, спортчы өчле аксельне сикермәде, ә бу элементны чиста башкарган өчен судьялар бик югары балл куя. Соңыннан Камилә моны травма алуы белән аңлатты. Сәламәтлек мөһимрәк, ашыгырга кирәкми, диде ул. Ирекле программада исә дүртле тулуп сикерде, тик егылды. Шулай да ул аңа җиңү яуларга комачауламады. 
Гран-при ярышлары алты этапта төрле шәһәрләрдә үтә. Өченче этап 4-6 ноябрьдә Казанда булачак. Анысында кабат Камиләне күрәчәкбез. Финал ярышлары 3-5 мартта Сочида узар дип көтелә.
Россия Гран-при ярышлары халыкара ярышлар кебек үк оештырыла. Билгеле булганча, безнең Россия фигуралы шуу осталары ул ярышларга кертелми. Алар өчен ил эчендә махсус берничә ярыш оештырылачак. Россия гран-при ярышларында һәр спортчы иң күбе ике этапта катнаша. Һәр чыгышы өчен, ничәнче урын алуына карап, очколарга ия була. 1 урын — 15 очко, 2 урын — 13, 3 урын — 11, 4 урын — 9, 5 урын — 7 очко. Иң күп очко туплаганнары финалга үтә. Финал ярышына ничә спортчы кертеләсе әлегә билгеле түгел. 
Ә спортчыларның күпме гонорар алачагы инде билгеле. Этапларда җиңүче — 500 000, 2 урынга — 300 000, 3 урынга — 200 000 сум. 
Финалда 1 урынга лаек булучы — 1 000 000, 2 нче — 750 000,
3 нче — 500 000 сум.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading