16+

Камилә Вәлиева - дөнья чемпионатында беренче урында!

Этери Тутберидзеның тагын бер шәкерте алтынга бара.

Этери Тутберидзеның тагын бер шәкерте алтынга бара.

Эстония башкаласы Таллин шәһәрендә фигуралы шуу буенча яшүсмерләр арасында дөнья чемпионаты бара. Россия җыелмасы анда әлегә феноменаль нәтиҗәләр күрсәтә.

Ватандашларыбыз башта парлы шууларда беренче өч урынны яулап, тел шартлатырга мәҗбүр итте. Аннан исә кызларыбыз да шатландырды. Кыска программадан соң Россия спортчылары беренче өчлектә ике урынны алып тора.

Ә иң югарыда исә - татар кызы! Тумышы белән Казаннан булган Камилә Вәлиева кыска программада барлык элементларны да чистага башкарып, 74,92 балл җыюга ирешкән. Ә бу исә аның үзе өчен дә рекордлы күрсәткеч булып тора. Икенче урында баручы Көньяк Корея вәкиле исәбендә 70.08 балл. Өченче урында Дарья Усачева (68.45 балл).

Вәлиева да, Усачева да тагын бер татар кызы - Олимпия чемпионкасы Алинә Заһитованың тренеры Этери Тутберидзе җитәкчелегендә шөгыльләнә.

Фото: Камилә Вәлиеваның шәхси сәхифәсеннән

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading