16+

Камилә Вәлиева дәрәҗәле исемгә лаек булды

Әлеге мәгълүматны Спорт министрлыгы бастырды.

Әлеге мәгълүматны Спорт министрлыгы бастырды.

Якташыбыз 15 яшьлек фигуралы шуучы Камилә Вәлиева Россиянең атказанган спорт мастеры исеменә лаек булды.
Әлеге мәгълүмат илнең Спорт министрлыгы рәсми сайтында бастырылган, дип яза kp.ru. Камилә Пекинда команда турнирында Олимпиада чемпионы булды, шулай ук Европа чемпионатында җиңде.

Шулай ук дәрәҗәле исемнәрне фигуралы шуучы Марк Кондратюк, биатлончылар Эдуард Латыйпов, Ульяна Нигъмәтуллина һәм Кристина Резцовага, чаңгыда трамплиннан сикерүчеләргә Данил Садриевка, Евгений Климовка, Ирма Махинага һәм Ирина Аввакумовага, фристайлчы Анастасия Смирновага да бирделәр.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading