16+

Камилә Вәлиева - Европа чемпионы! Алда - Олимпиада!

Олимпиада уеннары 4-20 февральдә  Пекинда узачак.

Камилә Вәлиева - Европа чемпионы! Алда - Олимпиада!

Олимпиада уеннары 4-20 февральдә  Пекинда узачак.

Эстониядә узган фигуралы шуу буенча Европа чемпионатында Камилә Вәлиева беренче урынга лаек булды. Ирекле программада өчле аксельдән һәм дүрт тапкыр әйләнеп сикергәндә егылса да, бу ялгышулар аңа чемпион булырга комачауламады. Кыска һәм ирекле программа өчен ул 259.06 баллга ия булды. 
Икенче урында Анна Щербакова (237.42 балл), өченчедә - Александра Трусова (234.36 балл). 
Яңа ел алдыннан якташыбыз Россия чемпионы исемен алган иде. Бүген ул Европа чемпионы титулына да ия булды. Ә алда Олимпиада ярышлары. Узган елгы сезонда ук Камиләнең Олимпия чемпионы булачагын фаразладылар. Соңгы ярышларда ул чынлап та беренчелекне беркемгә дә бирми. Рекорд арты рекорд кына куя. Олимпиада да сынатмас дип ышанабыз. Чемпион исемен алырга бөтен мөмкинлекләре дә бар. Техник яктан да, артистизм ягыннан да аңа тиңнәр юк.  
Камиләгә уңышлар телибез! 
Олимпиада уеннары 4-20 февральдә  Пекинда узачак.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X