16+

Камилә Вәлиева күпме акча эшләгән һәм күпме эшләргә мөмкин?

Фигуралы шуу буенча Россия спортчылары агымдагы сезонда халыкара ярышларда чыгыш ясаган өчен суммар күләмдә 635 мең доллар (48,5 миллион сум) акча эшләгән.

Фигуралы шуу буенча Россия спортчылары агымдагы сезонда халыкара ярышларда чыгыш ясаган өчен суммар күләмдә 635 мең доллар (48,5 миллион сум) акча эшләгән.

Metaratings мәгълүматларына караганда, Казан кызы Камилә Вәлиева иң күп керемгә ия — 61,3 мең доллар, ягъни 4,7 миллион сум.

Бу исемлектә Камилә Вәлиевадан соң Анна Щербакова тора. Ул 52 мең доллар күләмендә керем алган. Өченче һәм дүртенче урыннарда Анастасия Мишина — Александр Галләмов спорт пары  (35,7 мең доллар) һәм Виктория Синицына — Никита Кацалапов бию дуэты (33,7 мең доллар).

Хәзер фигуралы шуучылар Пекинда узачак Олимпиадада. Ул 4-20 февральдә үтәчәк. Уеннарда җиңү яуласалар, аларга Россия спорт министрлыгыннан алтын медаль өчен — дүртәр миллион, көмеш өчен — 2,5 миллион һәм бронза өчен 1,7 миллион сум акча тапшырылачак.

Чыганак: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading