16+

Камилә Вәлиева Олимпиада ярышларына кертелмәскә мөмкин...

Әлегә беркемгә берни билгеле түгел...

Әлегә беркемгә берни билгеле түгел...

Россия спортчыларына, фигуралы шууда команда ярышларында беренче урынны алып та, медаль тапшырылмавы турында хәбәр иткән идек инде. Янәсе, безнең бер спортчы допинг куллануда гаепләнә. 

Көн азагына Камилә Вәлиеваның декабрь ахырында алынган допинг-пробасы уңай булуы ачыкланды. Аннары "Чемпионат" басмасы: "Вәлиеваның допинг-тесты микродозада тыелган субстанция булуын күрсәтте. Шул ук вакытта әлеге субстанциянең спорт күрсәткечләрен яхшыртуга йогынты ясамавы исбатланган", - дип хәбәр итте. Сонрак "Спорт-экспресс" исә Камиләне шәхси турнирга кертелмәячәк, дип язып чыкты. Бу хәбәр җанатарларны бөтенләй аптырашта калдырды һәм шунда ук социаль челтәрләрдә Камилә Вәлиевага теләктәшлек белдергән постлар тарала башлады. Инде тагын бер хәбәр: шул ук басма үзе тараткан мәгълүматны кире кагып, Камиләдән гафу үтенде. Ә рәсми хәбәрне Халыкара Олимпиада комитеты иртәгә Пекин вакыты белән сәгать 13.00 дә игълан итәчәк.

Камиләгә теләктәшлек белдергән фикерләрне биредә укырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading