16+

Камилә Вәлиева Россия спортчылары исеменнән Путинга мөрәҗәгать итте

Бүген РФ президенты Владимир Путин Пекиндагы Олимпиадада чыгыш ясаячак Россия спортчылары белән онлайн-очрашу уздырды.

Бүген РФ президенты Владимир Путин Пекиндагы Олимпиадада чыгыш ясаячак Россия спортчылары белән онлайн-очрашу уздырды.

Президент чыгышыннан соң спортчылар арасыннан беренче булып аңа фигуристка Камилә Вәлиева мөрәҗәгать итте. Ул хатын-кызлар арасында ялгыз шууда алтын медальгә дәгъва кыла.

Камилә президент белән онлайн-очрашу вакытында "Хрустальный" Боз сарае залында булган.

"Бу минем өлкәннәр арасында беренче сезоным - һәм шундук олимпия сезоны, - дип билгеләде 15 яшьлек Камилә.- Күп кенә спортчыларның юллары шактый яшь чактан ук башлана, шуңа күрә ярдәм тою бик мөһим». Аннары фигуристка тренерларга, шулай ук алынган җәрәхәтләрдән соң спортчыларга тернәкләнергә ярдәм итүче табибларга рәхмәтен белдерде.

"Безгә уеннарга әзерләнү өчен барлык шартлар да булдырылды, - дип дәвам итте Вәлиева.- Иң югары нәтиҗәләрне күрсәтергә һәм мөмкин кадәр күбрәк медальләр яуларга тырышырбыз. Үзегезнең киеренке эш көнегездә вакыт тапсагыз, Олимпиададан соң сезнең белән очрашуга бик өметләнәбез".

«Камилә, сезнең дә, Россия җыелма командасы астында чыгыш ясаучы һәркемнең дә җанатарлары, фанатлары бик күп. Чын күңелдән уңышлар телибез», - дип җавап бирде милләттәшебезгә Путин.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading