16+

Камилә Вәлиева үзен нигә начар хис итә?

Камилә ярышлардан соң матбугат конференциясенә килмәгән.

Камилә Вәлиева үзен нигә начар хис итә?

Камилә ярышлардан соң матбугат конференциясенә килмәгән.

Россиянең фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиева Пекинда узган Олимпия уеннарындагы кыска программадан соң матбугат конференциясенә үзен начар хис итүе аркасында килмәгән. Бу хакта «РИА-Новости» хәбәр итә.

Элегрәк Вәлиеваның матбугат конференциясенә килмәве турындагы карарның шәхсән Россия Олимпия комитеты тарафыннан кабул ителүе билгеле булган иде.

Исегезгә төшерәбез, Камилә Вәлиева Пекин Олимпиадасында хатын-кызлар арасындагы ялгыз шуу буенча кыска программада җиңүче булды. Икенче урынны Анна Щербакова яулады. Александра Трусова — дүртенче. Фигуралы шуу осталары ирекле программа белән 17 февральдә чыгыш ясаячак. Ярышлар Мәскәү вакыты белән 13:00 сәгатьтә башлана.

Чыганак: Татар-информ

Фото: https://olympic.ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading