16+

Кан басымы 200дә: бөердә булган хикмәт

Югары кан басымы 200дән артып киткән. Баш чатный, баш әйләнә, аңны югалтыр хәлдә авыр...

Югары кан басымы 200дән артып киткән. Баш чатный, баш әйләнә, аңны югалтыр хәлдә авыр...

Бу хатын берничә ел шулай кан басымыннан интеккән. Авыруны төрле юллар белән дәваларга тырышсалар да, уңай нәтиҗәләр булмаган. Әлеге пациентның тарихы – табиблар өчен уникаль очракларның берсе. Яшь кешедә кан басымының кискен төшеп күтәрелүе чынлап та сирәк, шул ук вакытта кеше сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра торган очрак.

Яшьләрдә бу билгеләрнең күзәтелүен табиблар бөер өсте бизләрендә шеш булуга ишарәли.

Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә профессор Лев Славин әйтүенчә, бу хатын соңгы ун елда мондый катлаулы диагноз куелган кешеләрнең унсигезенчесе. Әлеге авыруның аяныч нәтиҗәләргә китерүе дә бар икән, еш кына бөер өстендә биз булган кешеләрдә инфаркт, инсульт күзәтелә.

– Бөер өсте бизләрендә, гадәттә, ике төрле авыру очрый: гормональ яктан актив булмаган шеш һәм, киресенчә, гормоннар бүлеп чыгара торган шеш. Анысы да ике төргә бүленә. Кыскасы, шеш яман булып саналмый, әмма аның зыяны сизелерлек. Шеш кан басымын күтәрә. Мондый очракта төп ярдәм чарасы – операция, – ди табиб.

Бу пациентка да операция ясаганнар. Дүрт көн дигәндә, ул инде тулысынча тернәкләнгән, хастаханәдән өенә чыгарылган.

Язма ТКДҮнең матбугат хезмәте ярдәме белән әзерләнде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading