16+

Кан басымы борчыса, «Волга» шифаханәсенә бар

«Югары кан басымыннан интегәм. Ерак юлга чыгарга куркам, кая барып бераз дәваланып һәм ял итеп булыр икән?» Гөлфия Хәсәнова, Арча районы.

«Югары кан басымыннан интегәм. Ерак юлга чыгарга куркам, кая барып бераз дәваланып һәм ял итеп булыр икән?» Гөлфия Хәсәнова, Арча районы.

Югары кан басымы, гипертония белән бүгенге көндә планетада яшәүче халыкның 50 проценты авырый. Нәкъ менә шуңа күрә бик күпләр: «Кан басымы кемдә юк, әллә ни куркыныч авыру түгел ул», – дип уйлыйлар һәм бик нык ялгышалар. Гипертония – баш миен,йөрәк – кан тамырларын, бөерне «мишень» итеп тота. Кеше яшәеше өчен бик тә мөһим булган әлеге органнарны акрынлап «ашый». Шуңа күрә вакытында дәвалану, сәламәтлекне даими кайгырту бик мөһим. Шөкер, бүгенге көндә Татарстаннан ерак китмичә дә бер дигән итеп дәваланып һәм ял итеп була. Казаннан нибары 40 чакрым ераклыкта – Идел буенда, кара урман уртасында урнашкан «Волга» шифаханәсе табиблары гипертония чирен дәвалау буенча махсус программа тәкъдим итәләр. Дәвалау программасы терапевт һәм кардиолог тикшерүеннән башлана. Йодобромлы, ылыслы, минераль тозлы, мәрҗәнле,радонлы дәвалау ванналары; циркуляр душ, су асты массажлы бассейн; массаж; коры углекислоталы ванна; сөлек белән дәвалау; кислородлы коктейль; фитотерапия; озонотерапия; ароматерапия; спелеокамера; физиотерапия аппаратлары; психолог консультациясе; психорелаксация; ЭКГ-контроль; ХМ-ЭКГ. Әлеге процедураларга табибларның һәм шәфкать туташларының кайгыртучанлыгын, тәҗрибәсен дә өстәргә кирәк. Клиник лабораториядә анализларны тикшертеп, электрокардиологиядә йөрәкне дә каратырга була. Шулай ук гинекология, стоматология кабинетлары да бар. Кыскасы, шифаханәгә килгән килеш дәвалану белән беррәттән, һәртөрле тикшеренүләрне дә үтәргә була.
«Волга» шифаханәсенең суыткычлар җитештерүче «ПОЗИС» заводына караганлыгын да әйтеп китик. Бүгенге көндә завод үз өлкәсендә әйдәп баручыларның берсе. Бу безгә шифаханәнең материаль-техник базасының ни дәрәҗәдә югары икәнлеген аңларга ярдәм итәр. «Волга» шифаханәсенә килгән һәркемне олы кунак кебек каршы алырга күнеккәннәр.Бу – бик мөһим, димәк, син шул минуттан тынычланып дәвалана, ял итә башлыйсың. Сорауларыгыз булса, шалтыратыгыз: 8 (84371) 533-33, 552-88.

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading