16+

Кан басымын каптоприл белән төшермә. Куркыныч!

Мондый даруларны бары тик табиб күзәтүендә генә кабул итәргә ярый.

Мондый даруларны бары тик табиб күзәтүендә генә кабул итәргә ярый.

Табиб һәм телевидение алып баручысы Александр Мясников кан басымы күтәрелгәндә тел астына сала торган дару эчүнең куркынычы турында сөйләде. Бу хакта РИА Новости яза.

Аның сүзләренчә, мондый дарулар исемлегенә аерым алганда, каптоприл препараты керә.

«Кан басымын кисәк кенә төшермәгез. Сездә криз, бу вакытта тел астына сала торган даруларның берсе дә ярамый. Моны ашыгыч ярдәм табиблары да, сез үзегез дә эшләргә тиеш түгел», — диде Мясников.

Ул мондый даруларны бары тик табиб күзәтүендә генә кабул итәргә ярый диде.

«Коронар кан тамырларында, баш мие тамырларында һәм бөерләрдә перфузион басым төшә. Нәтиҗәдә, инфаркт, инсульт килеп чыга, бөер эшчәнлеге кинәт бозыла», — дип сөйләде табиб.

Александр Мясников сүзләренчә, кан басымын нәтиҗәле төшерер өчен тоздан баш тартырга, физик күнегүләр ясарга, стресстан сакланырга, сыеклыкны артып күп эчмәскә һәм дөрес дәваланырга кирәк.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading