16+

Кандидатлар документлар тапшыра башлады

15 июльдән бермандатлы кандидатлар округ сайлау комиссияләренә документларның беренче пакетын тапшырырга кереште.

15 июльдән бермандатлы кандидатлар округ сайлау комиссияләренә документларның беренче пакетын тапшырырга кереште.

Идел буе бермандатлы округтан сайланылучы Дәүләт Думасының гамәлдәге депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Фатыйх Сибагатуллин да 20 июльдә документларын тапшырды. Журналистлар белән әңгәмәсендә Фатыйх Сибагатуллин алдагы сайлауларга ышанычлы баруын, экология юнәлешендәге эшчәнлеген дәвам итәчәген әйтте.

Шулай ук Дәүләт Думасы депутаты, Чаллы бермандатлы округыннан баручы Әлфия Когогина исә документларын кичә тапшыр­ды.
- Бу минем үзем өчен дә, партия өчен дә рәсми рәвештә агитация алып бара алуымны дәлилли, хәзер мин ачыктан-ачык безнең уңышлар турында сөйли, халыкны конкрет эшләр башкарган партия һәм үзем өчен тавыш бирергә өнди алам. Мин моңа кадәр дә биш ел дәвамында Думада республика мәнфәгатьләрен алга сөргән кеше, - диде ул.

Атна башында сайлау комиссияләре «Бердәм Россия» партиясе әгъзалары Илдар Гыйльметдинов, Иршат Минкин һәм Ринат Хәйров документларын кабул итеп алды.
Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, партияләрдән кандидатлар тәкъдим итү 23 июльдә тәмамлана. Теркәлү документларын 3 августка кадәр тапшырырга мөмкин. Комиссия документларны ун көн дәвамында карый һәм теркәү яки теркәмәү турында карар чыгара. Татарстаннан Россия Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларның тәгаен расланган исемлеге 13 августлар тирәсендә игълан ителәчәк. Бермандатлы алты округтан Дәүләт Думасына депутатлыкка 46 кандидат гариза керткән. Бермандатлы 6 округка үз кандидатураларын парламенттагы дүрт партия, шулай ук «Коммунисты России» һәм «Родина» күрсәтте. «Парнас» - дүрт, «Яблоко» - өч һәм «Партия пенсионеров за справедливость» бер кандидат куйды. Ике кеше сайлауларда үз-үзләрен кандидатлыкка тәкъдим итеп катнаша.

Думага 450 депутат сайланачак, аларның 225е - бердәм федераль округтан партия исемлегеннән, ә 225е - бермандатлы округлардан.
Исегезгә төшерик, «Бердәм Россия»нең федераль съездында Татарстаннан партия исемлегеннән - 14, бермандатлы округтан алты кандидат расланды. Исемлекне Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading