16+

Мәчетләрдә балалар өчен ял оештырылганмы?

Җәйге каникул чорында Татарстан мәчетләрендә балалар өчен рухи-сәламәтләндерү курслары оештырылачак.

Җәйге каникул чорында Татарстан мәчетләрендә балалар өчен рухи-сәламәтләндерү курслары оештырылачак.

Күркәм гадәт буенча белем бирү, танып белү һәм күңел ачу чаралары кысаларында сабыйлар өчен кызыклы программалар әзерләнде. Ул әхлак һәм тәрбия, Ислам нигезләре, Коръән дәресләрен, шулай ук күңелле чаралар: шаян уеннар, бәйгеләр, сабантуйларны һ.б. үз эченә ала, дип хәбәр итә Татарстан Диния Нәзарәте матбугат хезмәте. 

Сезнең игътибарыгызга балалар өчен җәйге каникул ялларын оештыручы Казан һәм Татарстан мәчетләренең исемлеген тәкъдим итәбез. Биредә күрсәтелгән адреслар буенча мәчетләргә мөрәҗәгать итеп яки телефон номерлары буенча шалтыратып, язылырга мөмкин. Шул ук исемлектә рухи-сәламәтләндерү курсларының үткәрелү вакытлары да күрсәтелгән. Игътибар: исемлеккә үзгәрешләр кертелергә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading