16+

Кара диңгез буе туристлар белән тулы

Россиялеләрне Кара диңгез курортларында ял итүчеләрнең артык күп булуы турында кисәтә.

Россиялеләрне Кара диңгез курортларында ял итүчеләрнең артык күп булуы турында кисәтә.

Ростуризм башлыгы Догузова Кара диңгез яр буйларында кешеләрнең артык күп булуы турында белдерде.

Кара диңгез ярындагы Россия курортлары туристлар белән чамадан тыш тулган, дип сөйләгән "Известия" басмасына биргән интервьюда Ростуризм җитәкчесе Зарина Догузова.

Мондый шау-шуның сәбәбе- коронавирус аркасында башка илләр белән авиаэлемтәләрне чикләү, шулай ук заманча дәрәҗәдәге кунакханәләр җитмәү санала, дип ачыклык керткән ул. Шуның аркасында якын елларда яхшы кунакханәләр санын шактый арттырырга телиләр, шул исәптән курорт һәм рекреация зоналарында кимендә 20 мең номер булдыру күздә тотыла.

"Бүген, чагыштыру өчен, бөтен илгә федераль һәм халыкара брендлар астында 60 мең номер тирәсе, һәм алар нигездә эре шәһәрләрдә урнашкан", - дип аңлатты Догузова.
Элегрәк Краснодар крае губернаторы Вениамин Кондратьев РИА Новости интервьюсында төбәктә ял итү өчен бәяләр "бик югары", дип белдерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading