16+

«Кара риэлтор»ларга көн бетә: милекче торагы белән башка берәүләр кызыксынганны ачыклап булачак

Росреестрның рәсми сайтында “Милекченең шәхси кабинеты” сервисы эшли башлаган. Ул кеше өчен файдалы. Шәхси кабинетта милеккә арест салынмаганмы, торакның кадастр картасындагы торышы, мәйданы, бәясе турында мәгълүмат алырга була.

Сервиста Татарстаннан читтә урнашкан торак турында да белергә була. Бу хезмәтнең тагын бер үзенчәлеге – милекче торагы белән башка берәүләр кызыксынганны да ачыклый ала. Бу “кара риэлтор”лар тозагына эләкмәс өчен саклык чараларының берсе.

Сервис аша өйдән чыкмыйча гына Бердәм дәүләт милек реестрыннан документ алу өчен гариза тапшырырга, белгечләргә язылырга мөмкин. “Шәхси кабинет”тан файдалану өчен www.gosuslugi.ru сайтында теркәлергә кирәк. Бу хакта тулырак мәгълүматны күпфункцияле үзәк белгечләреннән сорашырга була.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading