16+

Карабодай нишләп һаман кыйммәт?

Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Татарстан идарәсенә карабодайның бәясе һаман югары булудан зарланган мөрәҗәгатьләр килеп тора.

Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Татарстан идарәсенә карабодайның бәясе һаман югары булудан зарланган мөрәҗәгатьләр килеп тора.

Узган елның декабрендә әлеге уңайдан кайбер сәүдә объектларына карата эш тә ачылды. Бу юлы Монополиягә каршы федераль хезмәт алдында «Ашан», «Бахетле - 1», «Агроторг» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр, «Тандер» «ТД «Перекресток» акционер оешмалары җавап тотачак. Санап кителгән сәүдә челтәрләрен тикшергәннән соң, аларда «Көндәшлекне яклау турында»гы федераль законны бозу очракларын тапкан. Монополиягә каршы органга мөрәҗәгать иткән берәү «Ашан» гипермаркетында бер атна эчендә карабодайга бәя ике тапкырга артуын әйткән. Ярманың бер килограммы 56 сумнан 97 сумга кадәр күтәрелгән. Бәя артуга башкалар да игътибар иткән. Монополиягә каршы федераль хезмәт әлеге очракны тикшерергә булган. Беренче эш 21 февральдә каралачак.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading