16+

Карак инвалид хатын-кызны акчасыз калдырган

Чаллыда яшәүче бушлай игъланнар сайтына инвалид креслосын сату турындагы белдерү бирә.

Чаллыда яшәүче бушлай игъланнар сайтына инвалид креслосын сату турындагы белдерү бирә.

Ике көннән, аңа бер ир-ат шалтыратып, сатып алырга теләве турында әйтә. 50 яшьлек ханым, ачылып китеп сөйләшеп, мошенникка үзенең проблемалары турында да сөйләп ташлый. Ә каракка исә шул гына кирәк: ул беркатлы ханымнан карточка номерын белеп алганнан соң, банктагы бөтен счетлары белән идарә итүгә ирешә. Ир кеше аның бөтен акчасын бер счетка җыя да корбанына ялгыш 7 мең урынына 10 тапкыр күбрәк акча күчергәнлеге хакында әйтә. Карточкадагы акчаны тикшергәч, ханым чынлап та акчаның күбрәк булуын күреп, үз акчасын каракка кире кайтара. Шулай итеп, ул 79 мең сум акчасыннан колак кага.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading