16+

Караклар кибет сейфыннан 5,5 миллион сум урлаганнар

Мари Элның Волжск шәһәрендә бер кибеттән чак кына 5,5 миллион акчаны урламаганнар. Битлекләр кигән дүрт кеше кич белән кибеткә бәреп керә.

Мари Элның Волжск шәһәрендә бер кибеттән чак кына 5,5 миллион акчаны урламаганнар. Битлекләр кигән дүрт кеше кич белән кибеткә бәреп керә.

Алар каравылчыны кыйнап, бәйләп куялар да 5,5 миллион сум сакланган сейфны алып чыгарга уйлыйлар.

Әмма кибетнең администраторы, очраклы рәвештә, эштә тоткарланып калган була. Караклар аны да кыйнап бәйләп куя һәм сейфны алып чыгып китәләр. Ул арада каравылчы, кулларын бәйдән бушатып, ярдәм чакырта. Кайнар эздән бер каракны тоткарларга өлгерәләр. Алар Волжскига Мәскәүдән килгән гастролерлар булып чыга.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading