16+

Карантинны бозучылар өчен җаваплылык катгый

Әлмәттә тыелган чорда металл ватыклары кабул итүчеләргә карата хокук сакчылары штраф салды. Безгә бу хакта коронавируска каршы оператив штаб мәгьлүматларына караганда, хәбәр иттеләр.

Карантинны бозучылар өчен җаваплылык катгый

Әлмәттә тыелган чорда металл ватыклары кабул итүчеләргә карата хокук сакчылары штраф салды. Безгә бу хакта коронавируска каршы оператив штаб мәгьлүматларына караганда, хәбәр иттеләр.



2020 елның 21 апрелендә чираттагы рейд чаралары барышында, полиция хезмәткәрләре шәһәрнең Шамил Усманов һәм Монтаж урамнарында төсле металлны кабул итү пунктларына тап  булалар. Алар "таҗлы вирус" таралуга каршы тору максатларында кертелгән тыю һәм чикләүләр шартларына карамастан, эшләүләрен дәвам итеп, түләүле нигездә металлар кабул иткәннәр. Шул рәвешле эшкуарлар режим буенча каралган нормаларны үтәүне тәэмин итмәгәннәр.

Полиция хезмәткәрләре хокук бозучыларны законда билгеләнгән җаваплылыкка тарту өчен материаллар әзерләгән, РФ Административ Кодексның халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге законнарны бозганнары өчен Әлмәт шәһәр суды карары белән эшмәкәрләр гаепле дип табылган. Алар 10000 сум күләмендә штраф рәвешендәге административ җәзага тартылган.

Исегезгә төшерәбез, карантин режимы буенча каралган нормаларны үтәмәүнең һәр очрагы хокук сакчылары тарафыннан теркәлеп барачак. Закон нигезендә, әлеге режимны бозучыларга 1-4 мең сум күләмендә, законны кабат бозган очракта, 5 мең сум күләмендә штраф каралачак. Вазыйфаи затларга килгәндә, аларга 15-40 мең сум, законны янә бозучыларга 40-50 мең сумга кадәр штраф салыначак. Юридик затлар 200-300 мең сум, икенче тапкыр хокук бозса, 500 мең сумга кадәр штрафка тартылачак.Моннан тыш, дөрес булмаган мәгълүматны (фейкларны) таратучы затлар РФ КоАП, 19.15нче маддә «ирекле массакүләм мәгълүматтан явызларча файдалану» нигезендә административ җаваплылыкка тартыла. Әлеге маддә буенча санкция 30-100 мең сум күләмендә административ штраф салуны күздә тота. Шундый фактлар буенча берничә кеше катгый җәзага тартылды инде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading