16+

"Каравон" бәйрәменә "Голос" проекты финалисты киләчәк

22 май көнне Лаеш районының Никольское авылында “Каравон” рус халык бәйрәме узачак.

22 май көнне Лаеш районының Никольское авылында “Каравон” рус халык бәйрәме узачак.

Махсус кунак буларак “Голос” проектының финалисты Тина Кузнецованы чакырганнар.

“Каравон – Лаеш районының иң төп һәм масштаблы бәйрәмнәренең берсе. Без бу бәйрәмгә бик нык әзерләнәбез. Биредә берничә мәйдан эшләячәк, төрле остаханәләр, ярышлар, ярминкәләр оештырылачак. Шулай ук рус халык ашлары тәкъдим ителәчәк. Фотога төшергә теләүчеләр өчен фотозона да булачак”, - диде Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов.

Оештыручылар сөйләвенчә, мәйданда ике сәхнә эшләячәк. Төп сәхнәдә “Каравон – тормыш түгәрәге” исемле театральләштерелгән тамаша, рус фольклор коллективлары концерты, ә кичен фолк-фьюжн коллективлары булса, икенче сәхнәдә такмаклар җырлаячаклар. Биредә үзең язган такмакны җырлау мөмкинлеге дә булачак. Гомумән, бәйрәмдә Татарстаннан һәм Россия төбәкләреннән 150дән артык коллектив катнашыр дип көтелә.

“Узган ел бәйрәм онлайн форматта узса да, анда 680 мең кеше катнашты. Гадәттә, “Каравон”га 20-25 мең кеше җыела. Димәк, быел географиябез киңәер, тагын да күбрәк халык килер дип өметләнәбез”, - диде ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

Бәйрәм урынында саклану чаралары булачак, кунакларны битлек белән генә кертәчәкләр. Шуны да әйтергә кирәк, быел “Каравон” беренче тапкыр кичке сәгать 6га кадәр дәвам итәчәк. 

Казаннан Никольское авылына транспорт каралган. 118нче маршрутлы автобуслар 5:25, 8:25, 9:30, 14:30, 17:30 сәгатьтә Җиңү проспекты метро станциясеннән кузгалыр дип көтелә. Казанга кайту вакыты: 6:20, 9:20, 15:30, 18:30.

"Каравон" бәйрәменең башлану вакыты: 11:30.  
  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading