Тамашачылар әйлән-бәйлән уены, концертлар, социаль челтәрләрдә түгәрәк өстәлләр белән хозурлана алачак.
Быел XXVIII рус фольклоры фестивале онлайн режимда узачак. Чаралар Никольское авылында 18 майда башлана. Алар 23 майга кадәр 5 көн дәвам итәчәк. Тамашачылар социаль челтәрләр аша әйлән-бәйлән, концертлар, түгәрәк өстәлләр белән хозурлана алачак. Бәйрәм хедлайнерлары - «Ворожея» төркеме, «Пелагея» проекты резиденты «Репа& Поверье» фолк-төркеме һәм башкалар. 23 майда бәйрәм тамашачыларына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итәчәк. Бәйрәм программасы белән биредә таныша аласыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар