16+

“Каравон” фестиваленә Надежда Бабкина киләчәк

29 май көнне Лаеш районы Никольское авылында 24нче тапкыр "Каравон" рус фольклор фестивале уза. Быел анда танылган җырчы Надежда Бабкина һәм "Беренче канал"ның "Играй, гармонь!» тапшыруы җитәкчесе Анастасия Заволокина да катнашачак.

29 май көнне Лаеш районы Никольское авылында 24нче тапкыр "Каравон" рус фольклор фестивале уза. Быел анда танылган җырчы Надежда Бабкина һәм "Беренче канал"ның "Играй, гармонь!» тапшыруы җитәкчесе Анастасия Заволокина да катнашачак.

Җирле халык сүзләренчә, "Каравон" моннан өч йөз ел элек үткәрелә башлаган. Авылда 22 май көнне христиан дине буенча изге Николай хөрмәтенә бәйрәм уздырганнар. Ел саен мәйдан уртасында халык вак-вак атлап, бер-берсенә чәнти бармак белән генә тотынып әйлән-бәйлән әйләнә. Бәйрәм күңел ачу чарасы гына түгел, ә яшь йөрәкләрне кавыштыручы буларак та истә калган: егетләр биредә кәләш сайлаган.

Гадәттәгечә, мәйданда халык һөнәрчелеге ярминкәләре, сәүдә рәтләре урнаштырылачак. Республика фольклор ансамбльләреннән тыш "Каравон"га Мәскәү, Екатеринбург, Омск, Пермь шәһәрләреннән дә катнашучылар көтелә.

Пермь өлкәсенең Лобанов авылы "Забава" фольклор ансамбле «Каравон"да әле беренче тапкыр гына катнаша. Җитәкчеләре Галина Алтынцева белдергәнчә, фестивальгә бер ел дәвамында бик тырышып әзерләнгәннәр. Ансамбль инде 16нчы елын эшли икән. Биредә 12-25 яшьлек егет-кызлар чыгыш ясый.

- Җиңү өчен килмибез, фестиваль рухын тою, аралашу мөһимрәк безгә. Быел тамашачылар өчен үз өлкәбезнең туй йоласыннан өзек әзерләдек. Элек туй алдыннан иптәш кызлары, исем анасы кәләшне мунча керткән. Шунда гаилә тормышы турында җырлар башкарып кызны юындырганнар. Хәзерге кәләшләр туйда чәчәк бәйләме ата, ә элек ул мунча кергән вакытта сабын ыргыта торган булган. Сабын тоткан кыз икенче булып кияүгә чыга дигән сүз. Кызганыч, хәзер бу традицияләр онытылып бара, без аны яшь буынга җиткерүне максат итеп куйдык, - ди Галина Алтынцева. Коллектив Казан буйлап сәяхәт итәргә дә җыена.

Концерттан тыш фестивальдә "Никольское гүзәле", "Кыз багу йоласы», әйлән-бәйлән ярышлары узачак.

Казаннан Никольское авылына кадәр бушлай автобус маршрутлары оештырылачак. Автобуслар иртәнге 8.00дә Г.Камал театры, "Корстан" сәүдә үзәге, Җиңү проспекты, Дәрвишләр бистәсе тукталышларыннан кузгалачак. Бәйрәмнән шәһәргә кадәр 17.30 сәгатьтә халыкны алып кайтып куячак. Җиңү проспекты тукталышынан өстәмә рәвештә түләүле ике автобус та йөри.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading