16+

Карбыз белән агулануның сәбәбе аталган, гаепле кеше кулга алынган

Карбыз ашап, гомерләре өзелгән 61 яшьлек әби һәм аның оныгының канында этиленгликоль дигән агулы матдә табылган.

Карбыз ашап, гомерләре өзелгән 61 яшьлек әби һәм аның оныгының канында этиленгликоль дигән агулы матдә табылган.

Мәскәүдә бер гаиләнең "Магнит" кибетеннән карбыз алып кайтуы, аны ашагач әби белән оныгының гомере өзелүе, тикшерү баруы турында язган идек. Роспотребнадзор агулы арбузда бөҗәкләрне үтерү өчен кулланылган матдә булуын ачыклаган.

Үзәк басмалардан алган мәгълүмат буенча, ике кеше үлемендә гаепләнүче кулга алынган. Бу 39 яшьлек ир - шәхси компания хезмәткәре. Алар "Магнит" кибете бинасын зарарсызландыру буенча эшкәртүләр үткәргән. Дезинфекция өчен кулланылган матдәнең азык-төлеккә эләгү мөмкинлеге фаразлана. Әлеге җинаятьтә гаепләнүче белән тикшерү комитеты эшли, аннан сорау алалар.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading