16+

Кариев театры четерекле тема кузгатырга җыена

19-24 апрельдә Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында “Тamga” режиссерлар лабораториясе узачак. Алтын көн дәвамында Мәскәү режиссерлары театр артистлары белән берлектә эскизлар әзерләячәк.

Кариев театры четерекле тема кузгатырга җыена

19-24 апрельдә Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында “Тamga” режиссерлар лабораториясе узачак. Алтын көн дәвамында Мәскәү режиссерлары театр артистлары белән берлектә эскизлар әзерләячәк.

Кариев театры директоры Луиза Янсуар әйтүенчә, быел чара аеруча үзенчәлекле булачак. “Ниһаять, бу юлы без күзгә-күз очрашачакбыз. Эскизларда тамашачылар да булачак”, - диде ул. 

Өченче тапкыр үткәрелүче “Тamga” режиссерлар лабораториясенең темасы - “Мин. Мәктәп. Дөнья”. “Без сезне яшүсмер һәм аның яшәеше, омтылышлары, проблемалары турында уйланырга, сөйләшергә чакырабыз. Былтыр без күбрәк әкиятләргә нигезләнсәк, быелгы эскизлар зуррак балалар өчен булачак. Әмма алар барлык балалар өчен дә кызык булыр дип уйлыйм, чөнки үзем 4-5 яшьлек чагымда ук зурлар өчен спектакльләр карый идем”, - ди тәнкыйтьче Нияз Игъламов.

Лабораториядә Мәскәү режиссерлары – Тимур Кулов, Тимур Шәрәфетдинов һәм Александр Кудряшов катнаша. Алар татар сәхнәсе өчен көтелмәгән, четерекле темалар кузгатырга җыена: балалар белән өлкәннәр арасындагы упкын, аны китереп чыгарган комплекслар һәм җавапсызлык, уйдырма дөньяга китеп яшәү, мәктәп һәм анда үз урыныңны табу юллары.

Шулай итеп, “Тamga” режиссерлар лабораториясендә барлыгы өч проект тәкъдим ителәчәк: Селеста Ингның “Все, чего я не сказал” (16+), Сөмбел Гаффарованың “Самат һәм Кара Король” (6+), Дана Сидеросның “Всем кого касается” (12+) пьесалары буенча эскизлар. 

Әзер эскизлар киң җәмәгатьчелеккә 24 апрель көнне күрсәтеләчәк.  Аларны карар өчен Мәскәү тәнкыйтьчеләре Владислава Куприна һәм Анна Казарина чакырылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading