16+

Яшь тамашачылар театры яраткан артистың белән күрештерә

Казан дәүләт яшь тамашачылар театры 2021 елга планнары белән уртаклашты. Бу хакта журналистлар белән узган очрашуда театрның режиссеры Радион Букаев сөйләде.

Казан дәүләт яшь тамашачылар театры 2021 елга планнары белән уртаклашты. Бу хакта журналистлар белән узган очрашуда театрның режиссеры Радион Букаев сөйләде.

Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта театрның 90 еллыгына әзерлек эшләре бара. “Юбилей 2022 елда гына булса да, инде хәзердән үк төрле проектлар өстендә эшлибез. Мәсәлән, театр ишегалдында спектакль кую, “яраткан артист белән күрешү”, трамвайда колакчын аша спектакль тыңлау, хәтирәләр проекты, режиссер лабораториясе һәм башка проектлар булачак”, - диде Радион Букаев.

Моннан тыш, 2021 елда театрда “Иваново детство”, “Папамамалогия” спектакльләренең премьералары көтелә. Чиләбенең яшьләр театры белән алмаш гастрольләр үткәрү планлаштырыла. “Поколение NEXT” балалар театраль коллективлары фестивале дә көтелә.

Яшь тамашачылар театры Барнаулда узачак Золотухин исемендәге IV Бөтенроссия яшьләр театраль фестивалендә һәм Буада узачак IV Халыкара милли театрлар фестивалендә “Бал.Бесы” спектакле белән катнашырга җыена.

Эльвира ШАКИРОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading