16+

Кариев театры юбилеена чакыра!

Бүген Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының 30 еллык юбилеен бәйрәм итә.

Бүген Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының 30 еллык юбилеен бәйрәм итә.

Бәйрәм чарасында республика җитәкчеләре, Татарстан һәм күрше регион театрларыннан вәкилләр, театрның иҗатташ дуслары катнашуы көтелә. Кариевлыларның бәйрәм кичәсендә тамашачылар театрның еллар буе туплаган иҗади палитрасын күрә алачаклар.

Бәйрәм программасы ике өлештән тора. Беренче өлештә артистлар “Без шундый театр төзербез...” дип исемләнгән тамаша тәкъдим итәчәк. Ул театр йөзен билгели торган, бүгенге көндә яратып карала торган спектакльләрнең өзек-цитаталарыннан торачак. Алар арасында “Сак-сок”, “Алмачуар”, “Ут чәчәге”, “Алхимик”, “Супер кияү”, “Артист”, “Җиде кыз”, “Кәҗүл читек”, “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” һ.б. спектакльләр бар. Юбилей кичәсенең режиссеры -Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов.

Чараның икенче өлешендә театр кунаклардан котлаулар кабул итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading