16+

Карның кайчан эрүе билгеле булды

Татарстан башкаласында кар, гадәттә, апрельнең беренче декадасы ахырында эри.

Татарстан башкаласында кар, гадәттә, апрельнең беренче декадасы ахырында эри.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор һәм география фәннәре докторы Юрий Переведенцев шул хакта сөйләде. 

«Тотрыклы кар катламы шәһәрдә 12-14 апрельдә эри башлый. Быел карның кайчан эрүе язның нинди булуына бәйле. Яз иртә, озакка сузылган, тиз булуы ихтимал. Кар эрергә, ә аннары май аенда яварга мөмкин», - дип аңлатты метеоролог.

Хәзер КФУ метеостанциясендә кар катламы биеклеге 62 сантиметрга җитә, бу климат нормасыннан бераз югарырак. Кар катламы ике тапкыр җепшек көннәр булу хисабына тыгызланды. Аның артуына 5 (15 мм кар), 13 (10 мм) һәм 27 (11,6 мм) февральдә, көньяк циклоннар сәбәпле, шәһәргә  әлеге көннәрдә соңгы өч тапкыр кар явуы җитди ярдәм итте. Шул ук вакытта узган ел кар11 мартта ук эреде, бу 145 ел метеокүзәтүе вакытында абсолют рекорд булды. 

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X